Шәһри Казан

Чаллы Путинны көтә

Россия Президенты Владимир Путин бу җомгада Чаллыга килергә җыена.

Ил башлыгының эш сәфәре турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәсә дә, 12 февральдә Чаллыга Владимир Путин килә. Татарстандагы көн тәртибенә - Менделеевск районындагы «Аммоний» заводын ачу, Чаллыда «КАМАЗ» заводында хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашырга җыенуы турында билгеле, дип яза «Интертат» электрон бас­масы. Моннан тыш, Чаллының IT-паркында Президентка республикадагы бердәнбер балалар технопаркы - «Кванториум»ны да күрсәтергә ниятлиләр.

Реклама

Владимир Путин соңгы тапкыр Кама аръягына төгәл дүрт ел элек - 2012 елның 15 февралендә килгән иде. Ул вакытта әле Владимир Путин Премьер-министр вазифасын башкара һәм өченче срокка сайланырга әзерләнә иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: