16+

Дельфиннар үч алмый

Менә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Мәгълүм булганча, Пиреней ярымутравында дельфиннар моторлы һәм паруслы көймәләргә һөҗүм ясарга яраталар икән.

Менә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Мәгълүм булганча, Пиреней ярымутравында дельфиннар моторлы һәм паруслы көймәләргә һөҗүм ясарга яраталар икән.

2020 елдан алып барлыгы 673 шундый очрак теркәлгән. Шунысы гаҗәпләндергән, дельфиннарның мондый кыланмышы елдан-ел ныграк активлаша, ди. Касатикларның агрессиясен нәрсәгә бәйләргә дә белмәгәч, вәзгыятьне халыкара белгечләр килеп тикшергән. Биолог-океонологлар белән диңгез индустриясе вәкилләре аларны шулай уйныйлар дип аңлата.

Яхталарга бер төркем яшь дельфиннар һөҗүм итә. Төркемнәрендә алар 15 ләп.  “Банда” вәкилләренә 5 яшьтән алып 18 яшькәчә. Уйларында яман ниятләр дә юк. Ничек “күңел ачарга” да белмәгәч, яхталарга “типкәлиләр”. Бигрәк тә яхтаның руле белән шаярырга яраталар, аның әйләнүе аларга кызык тоела икән. Диңгезчеләргә исә “башкисәрләрне” куркыту өчен ракеталы сигналлар кулланырга киңәш ителми, нәтиҗәсе булмаячак. Дельфиннар аларны чираттагы уен кебек кенә кабул итәчәк. Бердәнбер чара – яхтаның рулен үзгәртү. Шиплы итсәләр, ул йөзү сыйфатына үзгәреш бирми, ә менә дельфиннарны куркытачак. Бер-ике “тибеп” карарлар да, авырттыргач, бизәрләр дип уйлыйлар.         
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading