Шәһри Казан

Дөньяның иң бай хатын-кызы ничә сум хезмәт хакы ала?

Forbes журналы дөньяның иң бай хатын-кызы исемен ачыклаган. Ул L’Oréal косметика империясе варисы 65 яшьлек Франсуаза Бетанкур-Майерс икән.

Аның әнисе Лилиан Беттанкур, белеме буенча химик, әлеге оешмага нигез салган. Лилианның әтисе заманында фашистларга булышкан дигән сүзләр дә йөри. Шуның аркасында Лилиан кызы белән бик дус булмаган. Франсуаза яһүд кешесенә кияүгә чыккан һәм балаларын яһүд динендә тәрбияләп үстергән. Әнисе үлгәч косметик империя Франсуаза кулына күчә.

  Бүген дөньяның иң бай хатын-кызның чиста кереме 49,3 млрд доллар белән исәпләнә. Аның Париж читендә үз вилласы бар. Ул шулай ук Сейшел утрауларының берсенең хуҗасы.   

Реклама

Ләкин дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә Франсуаза 15нче урында гына әле. 

фотода - Франсуаза әнисе белән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: