Шәһри Казан

Эч авыртканда, табиб чакыртыргамы?

Кайвакыт балабыз: «Эч авырта», – дип елый. «Ашыгыч ярдәм»не чакыртсаң, гадәттә, эч авыртканда, хастаханәгә алып китәләр. Балага дару биргәч, авыртуы басыла да. Бу очракта нишләргә? Кайчан табиб чакыртырга кирәк?  Алсу Вафина, Яшел Үзән.

Табиблар әйтүенчә, эч авырту балалар арасында бик еш очрый. «Әгәр дә эч авыртуы бер сәгать дәвамында басылмаса, баланың эче китсә, косса, тән температурасы югары торса, тизәгендә кан күзәтелсә, эченә кагылсаң, авыртудан зарланса, эче каты булып тоелса, бала йөри алмаса, гел бөгәрләнеп кенә ятса, эче белән бәрелгән булса, корсагында шешсыман үзгәрешләр сизелгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип киңәш бирә Республика балалар клиник хастаханәсе педиатрлары. 

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: