Февраль – кышның соңгы ае гына түгел, ә акча янчыгына зур зыян салмыйча отышлы сатып алулар вакыты да.
Скопировать ссылку
Февраль – кышның соңгы ае гына түгел, ә акча янчыгына зур зыян салмыйча отышлы сатып алулар вакыты да.
Үзегезнең кышкы гардеробны яңартырга, түбән бәяләрдән сноуборд һәм чана, йорт яны участогы өчен техника яки автомобиль өчен кышкы шиннар сатып алырга мөмкин. Бу хакта “Российская газета” яза.
"Февраль – кышның соңгы ае, сатучыларның күбесе язгы-җәйге коллекцияләр өчен үз складларын бушаткан вакыт, – дип искәрткән "РГ" белән әңгәмәдә Икътисад һәм финанслар институты директоры, профессор Галина Сорокина. – Үзгәрүчән мода артыннан кумыйча, үз стиле булган кулланучылар, яки нәкъ менә февральдә акчаны янга калдырырга теләүчеләр кышкы кием, шул исәптән тун, аяк киеме, көзге-кышкы коллекцияләрнең баш киемен шактый түбән бәядән сатып алырга мөмкин".
“Бәяләр динамикасы анализы кондиционерларны көз уртасында сатып алу отышлырак булуын күрсәткән, шулай ук сезон ахырында, ә февральдә түгел. Бу мантыйкны истә тотып, февраль урталарында кышкы шиннарга, чаңгыларга, чана-сноубордларга бәяләр төшә башлый. Шулай ук кышын тәрәзәләргә бәяләр җылы чордагыга караганда түбәнрәк, шулай булгач, әгәр дә сез тәрәзәләрне алыштырырга уйласагыз – февральдә эшләп калыгыз", – дип аңлаткан Сорокина.
Комментарийлар