Шәһри Казан

“Ел табибы” – Александр Визель

Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсына йомгак ясалды.

Быел конкурс сигезенче ел рәттән оештырыла. Анда катнашу өчен медицина буенча 70тән артык презентацион эш тапшырылган. Финалга исә номинантлар буларак 10 медицина хезмәткәре һәм 3 учреждениенең табиблар төркеме үткән. Җиңүчеләр "Ел табибы", "Ел медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак", "Иң яхшы беренчел звено табибы" һәм "Сәламәтлек саклау легендасы" номинацияләрендә игълан ителде.

Җиңүчеләрне котлап Татарстан Сәламәтлек министры Адел Вафин иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Тантананың беренче ак чәчәкләре дә ветераннарга тапшырылды. Министр сүзләренә караганда, Казан медицина мәктәбе мирасы Татарстанга горурланыр өчен җирлек тудырып кына калмый, ә бәлки заманча сәламәтлек саклау өлкәсе, медицинаның бүгенге һәм киләчәк үсеше өчен билгеле бер җаваплылык та йөкли. Ул Татарстан җитәкчелеге, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 5 елның үзенчәлекле казанышлар һәм медицина тармагына кертелгән бик зур инвестицияләр белән аерылып торуына игътибар юнәлтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңүгә Казан каласы 1 нче балалар хастаханәсенең участок шәфкать туташы Соня Сидорова иреште. Татарстанның иң яхшы беренчел звено табибы дип Азнакай районы үзәк хастаханәсе балалар табибы Луиза Мурадымова табылды. Конкурсның "Уникаль очрак" номинациясендә җиңү Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖнең медицина-санитария бүлеге табиблары төркеменә тәтеде. Күкрәк аортасы шартлап, бик күп күләмдә кан югалткан пациентка 3 этаптан торган гибридлы операция ясала. Статистика буенча мондый диагноз белән 97 процент очракта исән калу өчен шанслар юк. Әмма Әлмәт табиблары 10 сәгать дәвамында Азат Сираҗиевның гомерен саклап калу өчен көрәшә һәм моңа ирешә дә.

Реклама

"Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясендә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары, 52 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган Наил Садыйков җиңү яулады.

"Ел табибы" номинациясенә исә КДМУ профессоры, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-пульмонологы Александр Визель лаек дип табылды.

Бәйгенең барлык җиңүчеләренә һәм номинантларына статуэтка, диплом, планшет компьютерлар, чит ил клиникаларында стажировка үтү өчен сертификатлар, санаторийларга юлламалар тапшырылды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә хезмәт куючы гомуми практика табибы Абдумәлик Ганиевка ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан махсус приз - "Лада Гранта" автомобиле ачкычы тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: