Шәһри Казан

Эльвира Фазлыевага кем тәкъдим ясаган?

"Яңа гасыр" алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кияүенең  кем икәне билгеле! Ул Ришат Төхвәтуллинның...

"Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыевага сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Бу вакыйганың видеосын Эльвира социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсенә урнаштырган, дип яза Вагаповфест.

Әлеге хәл Динара Рәхимова концертында булган. Сәхнәгә бер кочак ак розалар белән менгән ир-ат бер аягына тезләнеп тәкъдим ясаган. Бераз уйлап торган Эльвира ризалыгын белдергән.

Реклама

Ә ир - атның исеме - Линар. Ул Ришат Төхвәтуллинның якташы һәм якын дусты!
Линарның беренче хатыныннан кечкенә кызы үсә. Эльвира белән Линарга бәхет телибез!

Хәтерләсәгез, Эльвираның кечкенә кызы берничә ел элек агач астында калып, һәлак булган иде. Эльвира бу кайгыны бик авыр кичерде һәм кызына багышлап җыр да яздырды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: