16+

Энергетиклар сатуны тыю турындагы канун Думада каралачак

Россия Дәүләт Думасына балаларга энергетикларны сатуны тыю турында канун проекты кертелде.

Россия Дәүләт Думасына балаларга энергетикларны сатуны тыю турында канун проекты кертелде.

Балаларга энергетиклар сатуны тыю турындагы канунны августка кадәр кабул итәргә кирәк. Бу хакта Telegram-каналда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде.

Аның фикеренчә, бу карар Россия мәктәп укучыларының сәламәтлеген сакларга, шулай ук яшьләр арасында зарарлы гадәтләрнең таралуын туктатырга мөмкинлек бирәчәк. Володин аңлатканча, барлык фракцияләр депутатлары Дәүләт Думасына әлеге темага кагылышлы канун проектын керткән.

«Күп кенә төбәкләрдә мондый эчемлекләрне ваклап сатуга чикләүләр куелган инде, әмма федераль дәрәҗәдә проблема әлегә кадәр хәл ителмәгән», — дип искәртте ул.

Парламентның түбән палатасы рәисе ассызыклаганча, хәзер россиялеләрнең һәр дүртенчесе диярлек энергетик эчемлек эчә, ә яшьләр арасында — һәр икенчесе: 18-24 яшьлек төркемдә бу өлеш 53,2 процент тәшкил итә, 25-29 яшьлек төркемдә — 49,7 процент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading