16+

Фаҗига! Татарстанда 4 яшьлек бала коега егылып төшкән

Каза 5 июнь кичендә Чистай районы Ленин урамында, «Хәзинә» скверы янында килеп чыккан

Каза 5 июнь кичендә Чистай районы Ленин урамында, «Хәзинә» скверы янында килеп чыккан

4 яшьлек бала төрле имгәнүләр алган. Аны авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр. Төнлә кызга операция ясалган. Соңыннан ул Казанның балалар республика клиник дәваханәсенә китерелгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Соңрак билгеле булганча, тикшерү органнары бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан.

Алдан тикшерү барышында фаҗиганең люк капкачының тиешле сыйфатта булмавы сәбәпле килеп чыгуы ачыкланган. Урамда йөргәндә бала капкач өстенә баса һәм ул хәтта кечкенә кызның авырлыгын да күтәрә алмыйча, аяклары астында ярыла.

Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлне җентекләп тикшерергә һәм шәһәрдә коммуналь челтәрләрне куркынычсыз эксплуатацияләү өчен җаваплы барлык вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading