16+

Фәрит Мөхәммәтшин Рамазан Абдулатипов белән очрашты

Рамазан Абдулатипов Казанда эш сәфәрендә, ул «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024»ХV халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша.

Рамазан Абдулатипов Казанда эш сәфәрендә, ул «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024»ХV халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, 2018-2023 елларда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршында Россия Федерациясенең даими вәкиле, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Табигый фәннәр академиясе әгъзасы, культурология, тарих һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч Рамазан Абдулатипов белән очрашты. Очрашу бүген Казан Экспо мәйданчыгында узды. 
Рамазан Абдулатипов Казанда эш сәфәрендә, ул «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024»ХV халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша. Ул форумны оештыруны югары бәяләде, аны «бик җаваплы һәм дәрәҗәле чара»дип атады. 
Рамазан Абдулатипов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең кайбер аналитик үзәкләре аның инициативасы белән дәүләт милли сәясәте, Россиянең традицион кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өлкәсендә иҗтимагый-сәяси проектларны гамәлгә ашыра. «Бу бик мөһим, чөнки ахыр чиктә һәр халыкның мәдәнияте, аның дөньяга карашы традицион кыйммәтләр нигезендә төзелә», - дип басым ясады ул.
Рамазан Абдулатипов фикеренчә, Татарстан мондый проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыкларының берсе булырга мөмкин. Мондый мөмкинлек турында фикер алышу тәкъдиме белән ул Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы бу тәкъдим өчен рәхмәт белдерде һәм аны эшкә алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading