16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Ышандырмадың”

Дәүләт Советы Рәисе Хисап палатасын ни өчен тәнкыйтьли?

Фәрит Мөхәммәтшин: “Ышандырмадың”

Дәүләт Советы Рәисе Хисап палатасын ни өчен тәнкыйтьли?

Узган ел тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Татарстан Хисап палатасы 4,3 млрд сумлык кагыйдә бозу очракларын ачыклаган. Әлеге мәгълүматны ведомство җитәкчесе Альберт Вәлиев 6 июнь көнне узган Дәүләт Советы утырышында җиткерде.  

Альберт әфәнде билгеләп үткәнчә, 95 процент хокук бозулар бюджетны сарыф итү, республика һәм муниципаль милектән дөрес  файдаланмау белән бәйле. Шул сәбәпле, 90 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган да инде.  

Шунысы кызык (һәм кызганыч), хокук бозулар ел саен бер үк төрдә, икән һәм алар үзгәрми диярлек.  

“Бу дәүләт һәм муниципаль милекне хуҗалык кулланылышына тапшыру буенча чаралар күрмәү, документларны рәсмиләштерми генә аны өченче затларга кулланылышка тапшыру, исәп-хисап счетын алып баруда таләпләрне үтәмәү, финанс ярдәмен кулланганда  һәм сатып алулар барышында таләпләрне бозу белән бәйле”, - ди Альберт Вәлиев.  

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ул хаталарны кылучыларга карата нинди чаралар күрелүе белән кызыксынды. Әгәр дә гел бер хата кабатлана икән, аны төзәтү чарасы да булырга тиеш бит инде.  

Дәүләт Советы җитәкчесенә биргән җавабында Вәлиев тәртипләрне үтәмәүнең 50 процент өлеше дәүләт һәм муниципаль милек белән бәйле булуын искәртте. Мисал өчен, милекне коммерция структураларына документларны теркәмичә генә бирү һәм милекне контрольдә тотмау.  

Мондый очракларда Хисап палатасы муниципаль берәмлек җитәкчеләренә мәгълүмат юллый, прокуратурага мөрәҗәгать итә икән.  

Альберт Вәлиев: “Бер генә очрак та игътибарсыз калмый”,- дисә дә, Фәрит Хәйрулла улы мондый җаваптан канәгать калмады, булса кирәк.  

“Ышандырмадың. Ярар. Димәк, ниндидер чаралар күрергә кирәк. Елдан-ел кабатлана икән инде... ярар бу хаталар гына булса. Җинаятьчелек, уйлап эшләнелгән афера булса тагын да начар”, - диде ул һәм республиканың Финанс министрлыгына типик финанс хаталар буенча анализ ясарга йөкләмә бирде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading