Шәһри Казан

Фатирларда җылы су бирүне елына 2 тапкыр туктата башларга мөмкиннәр

Хәзер шәһәр фатирларында җылы суны елына ике тапкыр туктатып торачаклар. Халыкка артык кыен булмасын өчен су туктату вакытын кыскартачаклар. Бу хакта Россия Төзелеш министры урынбасары Максим Егоров хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә? Россиядә җылы суны сүндермичә булмый. Бу безнең илдә  кулланылган технологик алымнар, ремонт эшләре белән бәйле. Кайбер төбәкләрдә, Мәскәүнең кайбер районнарында суны елына ике тапкыр сүндерә башлаганнар инде.

Реклама

Казанда җылы суны 13 майдан сүндерә башладылар. Бу җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 июнь 2019 - 10:45
    Без имени
    елына ике тапкыр тугел, 2 елга бер тапкыр тугелме сон?