16+

Фольклор ансамбле очрашуга чакыра

1 нче ноябрь көнне 14.00дә Казанның 13 нче номерлы китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» концерт-очрашуы булачак. Чараны Казан Мэриясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештыра. 

Фольклор ансамбле очрашуга чакыра

1 нче ноябрь көнне 14.00дә Казанның 13 нче номерлы китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» концерт-очрашуы булачак. Чараны Казан Мэриясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештыра. 

Очрашуны сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, татар музыка сәнгате факультеты деканы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова үткәрәчәк.

Искәртеп узыйк, Казан консерваториясенең фольклор ансамбле – бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Ансамбль Идел һәм Урал буйлары территорияләрендә яшәүче халыкларның – татар, рус, мари, чуаш, башкорт, мордва, удмуртларның традицион җырларын башкара. Коллективның репертуары этнографик экспедицияләр вакытында ансамбльдә катнашучылар тарафыннан язылган үрнәкләрдән формалаша. Ансамбль төбәкнең әйдәп барган фәнни һәм методик үзәкләре, шәһәр музейлары белән хезмәттәшлек итә, мәгариф оешмаларында мәдәни-агарту эшләре алып бара, консерваториянең иҗади коллективлары – опера студиясе, халык уен кораллары оркестры белән уртак проектларда катнаша.

Тамашачылар очрашуда күпмилләтле Татарстанның бай мәдәнияте белән танышачак, фольклор экспедицияләренең үзенчәлекләрен беләчәк, традицион музыка коралларын ишетәчәк һәм фольклор ансамбль башкаруында халык җырларын тыңлаячак. Чара Татарстан халыклары традицияләрен белүгә багышланган викторина белән тәмамлана.

Концерт-очрашуга кадәр китапханә буйлап экскурсия дә уздырылачак. Экскурсия 13.45тә башлана. Чарага керү ирекле. 13нче номерлы китапханә Казанның Мәүлетов урамындагы 17б йортында («Медицина училищесы» тукталышы) урнашкан. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading