Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 35 миллион сум акча бүленәчәк.

«ТР Хөкүмәте тарафыннан 2019 елга 35 миллион сум акча бүлеп бирү турында боерык имзаланды һәм кабул ителде. Игелекле гамәлләрегезгә грант ярдәме ТР Икътисад министрлыгы аша күрсәтеләчәк», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында узган республика коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда.

Реклама

2014 елда «Бердәм Россия» партиясе социаль әһәмияткә ия инициативаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү башлангычы белән чыкты. Конкурс кысаларында актив һәм битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 миллион сум акча бүленә. Шуның хисабына йөзләгән проект гамәлгә ашырыла.  

Татар-информ
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: