16+

Гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр озайтыла

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гаилә ипотекасының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтырга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гаилә ипотекасының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтырга кушты.

Бу йөкләмә Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.

«Балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайту, алты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә процент ставкасын 6 проценттан арттырмаска», — диелә йөкләмә текстында.

Моннан тыш, Россия министрлар кабинеты гаилә ипотекасы кысаларында торак төзелеше аксаган төбәкләрдә, шулай ук кече шәһәрләрдә торак сатып алуга ташламалы кредит бирүнең аерым шартларын эшләргә тиеш, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Шулай ук, президент күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләү өчен 450 мең сум түләүне күздә тоткан программаны 2030 елга кадәр озайтырга кушты. Куелган бурычларны үтәү вакыты — 2024 елның 1 июне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading