Шәһри Казан

Хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачак

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара алачак. Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Быел Россия күләмендә хаҗга...

Реклама

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара алачак. Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә виза алу, хаҗиларның авиаочышын оештыру, хаҗ бәясен түләү механизмнары һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Быел Россия күләмендә хаҗга бару өчен барлыгы 16,4 мең кешелек квота каралган. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанына килүе 16 августтан башлана, туган илләренә алар 12 ноябрьдә әйләнеп кайтыр дип көтелә. Тагын бер яңалык - быелдан хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачак.

Фото: sipse.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: