16+

Яна башлаган шырпыны күргәч, хатын өй тәрәзәсеннән сикерә

Татарстанда ир хатыны өстенә бензин сипкән һәм аңа ут төртергә тырышкан.

Татарстанда ир хатыны өстенә бензин сипкән һәм аңа ут төртергә тырышкан.

Ир белән хатын арасындагы низаг көнчелек аркасында килеп чыккан.

Татарстанда яшәүче 65 яшьлек ир хатынын үтерергә омтылуда шикләнелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе.

Реклама

3 февраль кичендә исерек ир 62 яшьлек хатыны белән ачуланышкан, шуннан соң аның өстенә бензин сипкән һәм ут төртергә тырышкан. Әмма, яна башлаган шырпыны күргәч, хатыны өй тәрәзәсеннән сикерә һәм күршеләренә кереп кача. Алар ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү органнары шикләнелүчене сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итәргә ниятли. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Картая бара ирлэрнен, бигрэк башлары китэ

    Мөһим

    loading