16+

Ярты ел элек югалган хәрбине табып, туган авылында җирләгәннәр

Галимов Фәргать Рәшид улы Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Галимов Фәргать Рәшид улы Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Нурлат районы Ерыклы авылы халкы авылдашлары Фәргать Галимовны соңгы юлга озаткан. Соңгы елларда ул биредә яшәмәгән, әти-әнисе дә күптән мәрхүм, туганнары хәрбине туган илендә җирләүне намус эше дип санаган. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Фәргать Галимов миномет взводы командиры урынбасары булып хезмәт иткән. Контракт буенча киткән, махсус операция зонасында һәлак булган.

– 2023 елның ноябрендә Фәргатьның хезмәттәшләре авыл җирлегенә шалтыратып, аның яу кырыннан чыкмавын, аның турында бернинди мәгълүмат булмавын хәбәр итә. Без районның хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттек, хезмәттәшләре белән элемтәгә кердек, аның кайда һәлак булырга мөмкин булган урыны турында мәгълүматны бөртекләп җыйдык. Танып белү процедураларын үткәргәннән соң, аның гәүдәсен Ростовтан алып кайттылар, – дип сөйләгән һәлак булган хәрбинең өч туган апасы Рузилә Гыйльфанова. 

Матәм чарасында Нурлат район башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Биләркүл авыл җирлеге башлыгы Владислав Оренбургов катнашкан.

– Фәргать Галимов махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән, батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтеп, хәрби бурычын намус белән үти. Авылдашлары һәм нурлатлылар күңелендә ул үз гомерен ватан мәнфәгатьләрен яклап биргән кеше буларак калачак, - диде Дамир Ишкинеев, авыл халкына мөрәҗәгать итеп һәм туганнарына Батырлык орденын тапшырды, Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча һәлак булган хәрби үлгәннән соң бүләкләнде.

Хәрби комиссар Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан иткән һәм Рузилә Гыйльфанова кулына Россия Федерациясе флагын тапшырды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading