16+

Яшь театр артисты гаилә корган. Котлыйбыз!

Искәндәр Г. Кариев театрында үскән бала, дияргә дә була.

Яшь театр артисты гаилә корган. Котлыйбыз!

Искәндәр Г. Кариев театрында үскән бала, дияргә дә була.

"Бу хәбәр күп кызларны авыр суларга мәҗбүр итәр инде, әмма... Кариев театры артисты Искәндәр Низамиев сөйгәне Алия белән никах укытты. Ихлас күңелдән котлыйбыз! Яшьләргә тигез матур тормыш телибез! Гаилә елында менә шундый матур вакыйга ",- диелә театрның Телеграм каналында. Яшьләр март башында никахлашкан. 
Искәндәр Г. Кариев театрында үскән бала, дияргә дә була. Аның әнисе Лилия ханым һәм әтисе Илнар әфәнде озак еллар яшьләр театрында эшли. 
Искәндәр үзе кечкенәдән сәхнәдә. Т.Миңуллинның "Нигез ташлары" спектаклендә нәни оныкны Искәндәр Низамиев уйнаган иде. Хәзер Искәндәрне "Ал җилкәннәр", "Муса. Моабит" кебек спектакльләрдә күрергә мөмкин.

Фото: Кариев театрының телеграм-каналыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading