Шәһри Казан

Ике егет бер кызны күпердән ыргытканнар

Алтай төбәгендә ике егет бер кызны тимерьюл күпереннән ыргытканнар. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

6 февраль көнне очраклы үтеп баручы, күпер астында 24 яшьлек кызны күреп алып, ашыгыч ярдәм белән полиция хезмәткщрләрен чакырта. Төрле тән җәрәхәтләре алган кыз салкында өшегән дә була, аны хастаханәгә озатканнар.

Реклама

Хокук сакчылары 18 һәм 20 яшьлек гаеплеләрнең эзенә тиз төшә. Егетләр кызны күпергә махсус алып килеп, күпердән ташлаганнар. Ә алар арасындагы низаг бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнан соң туган.

Җинаятьчеләр кызны тотып аткач, качканнар. Соңрак аларны транспорт полициясе хезмәткәрләре тоткарлаган. Егетләргә карата җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: