Шәһри Казан

Абау! Ике ир мунчада янып үлгән

26 сентябрь кичендә Яшел Үзәннең Воронино авылында өй белән мунча янган.

Янгын турындагы хәбәр бик соң килеп ирешкәнгә күрә, янгын сүндерүчеләр хуҗалыкны коткарып кала алмаган.

Янгынны сүндергәннән соң, мунчада 46 һәм 49 яшьлек ике ирнең гәүдәсе табылган. Алар белән бергә булган 21 яшьлек егетнең тәне пешкән, әмма ул вакытында мунчадан чыга алган.

Реклама

Янгын мунчаны дөрес якмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Мунчада чыккан янгын өйгә күчкән. 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: