Шәһри Казан

Иртәгә ипподромда 200дән артык ат чабышачак

Иртәгә "Татспиртпром" ябык акционерлык җәмгыяте Сабантуй кунакларын Казан ипподромына ат чабышларына чакыра.

Бәйрәм чарасында Россия һәм БДБ илләреннән барлыгы 200дән артык чабышкы ат катнашачак. Чабышучылар арасында ат спортында танылган жокейлар: ике тапкыр Бөтенроссия призы - дерби яулаган Геннадий Большаков, яшь жокей Таһир Метшин, Россия, Америка, Чехия, Польшада җиңү яулаган мастер-жокей Мырзабек Каппушев та булачак. Бу юлы Сабантуй белән спортның су төрләре буенча чемпионаты хөрмәтенә уйнатылган бүләкләрдән тыш, җиңүчеләргә "Насим" призы, Идел буе фавориты" бүләге, "Татспиртпром" җәмгыятеннән махсус бүләк, Казан Кремле бүләге биреләчәк. Татарстандагы ат спорты һәм атчылык музееның беренче директоры Җәүдәт Хәбибуллин хөрмәтенә зур татар дербие һәм башка призлар уйнатылачак. Казан ипподромында ат чабышлары 15.00 сәгатьтә башланачак. Чабышлардан тыш ипподромда эстрада артистлары концерты да булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: