Шәһри Казан

Иртәгә Халык язучысы Әмирхан Еникигә истәлек тактасы ачыла

Мемориаль такта ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге инициативасы белән куела.

14 февралендә 11.00 сәгатьтә  Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.

Истәлек тактасы язучы 1994 -2000 елларда яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча урнаштырылган.16 февральдә Әмирхан Еникинең вафатына 20 ел тула.

Реклама

Тантаналы чарада ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан язучылары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, әдипнең туганнары — кызы Флюра ханым, оныгы Рөстәм әфәнде һәм аның кызы Регина катнаша.

Мемориаль такта ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге инициативасы белән куела. Скульпторы – Павел Бердников.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: