Шәһри Казан

Иске Татар бистәсендә көлке көне

Быел беренче апрель көлке көнен Казанда Иске Татар бистәсендә үткәрәчәкләр.

Реклама

Чараның махсус кунагы - "Чаян" журналы. Алар бәйрәмгә килүчеләргә мастер-класс, карикатурачыларның эшләреннән төзелгән күргәзмә һәм рәссамнарның шаржларын тәкъдим итәчәк. Тамашага килгән кунакларны бүләкләр, уен-көлке, "Татар утары" аниматорларыннан күңелле бәйрәм тамашасы көтә. "Елмаюың белән бүлеш!" дип аталган бәйрәм чарасы көндезге сәгать ике белән өч аралыгында уздырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: