Шәһри Казан

Иске Татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе гөрли

Казанның Иске Татар бистәсендә кичә Яңа ел ярминкәсе ачылды. Биредә кунакларны клоуннар, ак аюлар, милли киемнәрдән киенеп, балалайка белән гармунда уйнаучы актерлар каршы ала.

Ярминкәдә Кукмара итекләре, самавырлар, чыршы уенчыклары һ.б. сатыла, һәр тарафтан музыка яңгырый, чын мәгънәсендә, Яңа ел рухы хөкем сөрә. Юл аша зур Яңа ел чыршысы һәм сәхнә урнашкан. Кыш бабай белән Кар кызы кичә ярминкәне тантаналы төстә ачык дип игълан итте.

Реклама

"Иске шәһәр" префектурасы җитәкчесе Марат Усманов сөйләвенчә, кар булмау аларның планнарына төзәтмә кертмәгән.

Шәһәр халкы һәм кунаклары шулай ук чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный, Кабан күлендәге аккошларны ашата, тимераякта шуа ала. Казанның театр коллективлары 29-31 декабрь, 1,3,5,7 гыйнвар көннәрендә кичке якта тамаша күрсәтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: