Шимбә көнне кызлар ирекле программада көч сынашачак.
Бу көннәрдә Эстониядә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты бара. Якташыбыз 15 яшьлек Камилә Вәлиева кыска программада беренче урынга лаек булды. Программасы өчен ул 90.45 балл алып, үзенең рекордын яңартты. Икенче урында - Бельгиядән Луна Хендрикс (76.25). Өченчедә - Александра Трусова (75.13), дүртенчедә - Анна Щербакова (69.05). Шимбә көнне кызлар ирекле программада көч сынашачак. Камиләгә уңышлар телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар