16+

Кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хакы 12 мең сумга артачак?

2021 елда Татарстанда янгын сүндерүчеләрнең хезмәт хакы нибары 20 мең сум булган.

2021 елда Татарстанда янгын сүндерүчеләрнең хезмәт хакы нибары 20 мең сум булган.

Быел аларның эш хакын 12 мең сумга арттыру планлаштырыла.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, диспетчерларның да хезмәт хакы артачак. Узган ел алар 18 мең сум акча алып эшләгән булган.

Коткаручыларның хезмәт хакы да 4-5 мең сумга артачак. Шулай итеп, алар 35 мең сум алып эшләр дип көтелә. “Бу максатларга республика бюджетыннан 206 млн.сум акча бүлеп бирелде”, - диде Хәбибуллин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading