491 нче номерлы Казан — Адлер поезды пассажирлары арасында Яшел Үзән районында яшәүчеләр, шул исәптән балалар булуы билгеле булды, бу хакта үз телеграм-каналында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте.
— Волгоград өлкәсенең тимер юл кичүендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан 491 нче Казан-Адлер поездында Яшел Үзән районы кешеләре дә булган. Шул исәптән балалар да. Мәгълүматлар җыю бара, без һәлакәткә юлыккан кешеләр белән элемтәдә, барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, - дип хәбәр иткән Яшел Үзән район башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 29 июль көнне Казан-Адлер маршруты буенча баручы пассажир поезды Волгоград өлкәсендәге тимер юл участогында рельслардан төшеп китте. Поездда Яр Чаллының 17 нче номерлы Балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган, дип хәбәр итте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат хезмәте.
Комментарийлар