16+

Казанда яңа Камал театрын БРИКС саммитына төзеп бетерергә вәгъдә итәләр

Казанда Камал исемендәге театрның яңа бинасын октябрь аенда БРИКС саммитына төзеп бетерергә планлаштыралар.

Казанда Камал исемендәге театрның яңа бинасын октябрь аенда БРИКС саммитына төзеп бетерергә планлаштыралар.

Шәһәр мэры Илсур Метшин бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр итте.
Шулай ук Татарстан башкаласында якын арада Җәмигъ мәчете төзелеше башланачак. Ул Казанның яр буен бизәп кенә калмыйча, яңа кунакханәләр, офис биналары, сәүдә мәйданнары һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру мөмкинлеге дә бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Казан юлларын ремонтлауга 16,3 миллиард сум акча тотылачак. Бу сумманың 6,1 миллиарды БРИКС илләре саммитын һәм уеннарын үткәрү өчен юл инфраструктурасын әзерләүгә юнәлдереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading