Шәһри Казан

Казанда III Татар шигъри слэмы уздырыла

22 февраль көнне сәгать 16.30да Казанда Каюм Насыйри урамының 5 нче йортында III Татар шигъри слэмын уздыру ниятләнә. Бу слэм 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла, керү - бушлай. Чараны Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барасы билгеле. Слэм - шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең...

Реклама

22 февраль көнне сәгать 16.30да Казанда Каюм Насыйри урамының 5 нче йортында III Татар шигъри слэмын уздыру ниятләнә. Бу слэм 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла, керү - бушлай. Чараны Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барасы билгеле. Слэм - шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең эчтәлеге түгел, ә аларны башкару рәвеше дә зур роль уйный. Моңа кадәр үткәрелгән шундый иҗади ярышларның җиңүчеләре булып Рүзәл Әхмәдиев (2013 ел), Лилия Сәләхетдинова (2014 ел) танылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: