Шәһри Казан

Казанда синхрон йөзү буенча спорт мәктәбе ачылачак

Казанда Су төрләре буенча спорт сарае базасында «Акватика» республика спорт мәктәбе ачылачак. Әлеге спорт мәктәбендә йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү төрләре буенча спортчылар әзерләнәчәк. «Акватика»ның тренерлар составы инде әзер диярлек. Казан һәм Татарстан тренерлары - төп көчләр. Сихрон йөзү Яр Чаллыда бик актив үсеш алганлыктан, тренер-синхрончылар Чаллыдан килер дип...

Казанда Су төрләре буенча спорт сарае базасында «Акватика» республика спорт мәктәбе ачылачак.

Реклама

Әлеге спорт мәктәбендә йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү төрләре буенча спортчылар әзерләнәчәк. «Акватика»ның тренерлар составы инде әзер диярлек. Казан һәм Татарстан тренерлары - төп көчләр. Сихрон йөзү Яр Чаллыда бик актив үсеш алганлыктан, тренер-синхрончылар Чаллыдан килер дип көтелә. Спортның суга сикерү төре соңгы елларда Татарстанда тукталып торганлыктан тренерларны читтән килүчеләр арасыннан эзләргә туры килгән, дип хәбәр ителә KZN.RU сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: