Шәһри Казан

Казандагы төнге авариядә ике кеше үлгән

«Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.

Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә 23.41 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 26б номерлы йорт каршында булды. «Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.

Реклама

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: