Шәһри Казан

Казанның "Тандем" сәүдә үзәгендә кешеләрне эвакуациялиләр

Хәзерге вакытта Казанның “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында эвакуация бара.

“Тандем”га полиция хезмәткәрләре белән кинологлар килгән. Шулай ук ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, коткаручылар машиналары да бар. 

Реклама

Шаһитлар әйтүенчә, эвакуация бинага шартлаткыч матдә куелган, дигән хәбәр аркасында булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта “Тандем”дагы кибетләрне этләр белән кинологлар тикшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: