Шәһри Казан

Хәрби самолет һәлакәткә очраган

Кичә Украинаның Чугуев шәһәре астында Ан-26 хәрби самолеты егылып төшкән.

Аның бортында курсантлар булган. “Пилот утырту полосасына юл алган. Бортта курсантлар (30га кадәр кеше) булырга мөмкин”, – дип хәбәр ителә.  

Украина Кораллы көчләренең һава көчләре командованиесендә Харьков өлкәсендә Ан-26 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында мәгълүматны раслаганнар. 

Реклама

“Кичә кич белән Харьков өлкәсендә Ан-26 самолетының авиация һәлакәте булды. Самолет утырганда җимерелгән. Һәлак булучылар  да һәм җәрәхәтләнүчеләр бар”, – диелә хәбәрдә. Ан-26 - хәрби самолет, ул 43 кеше сыйдырышлы була. 

Һәлакәттә 20 кешенең һәлак булуы расланган инде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: