Шәһри Казан

Кибетләрдә электр техникасына бәяләр төшә

Икътисад базарында тикшерү уздырган market.yandex.ru порталы кибетләрдә электр техникасы кризиска кадәр булган бәясенә төшкән дип нәтиҗә ясаган.

"Шәһри Казан" газетасы исә бу хәбәрне тикшереп карарга булды. Якындагы көнкүреш техникасы сата торган сәүдә үзәгенә атладык. Кибетләрдә акцияләр бара. Былтыргыдан калган товар очсызрак. Кыскасы, ташламалы товарны чынлап та, ноябрьдәге бәясеннән алырга була.Әйтик, 27 мең сум торган кер юу машинасын хәзер 18 мең сумга алырга була. Консультантлар әйтүенчә, хәзер бәяләр тотрыкланган һәм башка очсызланмаячак.

Реклама

Бәяләр төшүнең бер сәбәбе - сумның тотрыклануы, икенчесе - товарга сорау кимү дип аңлата белгечләр. Көнкүреш техникасын сатып алучылар кимегәнгә, кибетләрдә ташламалы акцияләр оештырырга туры килә, ди. Сум курсы киләчәктә ничек үзгәрер, ә менә аренда, товарны кайтарту чыгымнары кыйбатланганга,электр товарларына бәяләр башка төшмәс кебек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: