Шәһри Казан

"Киләчәк буын"да быел Ижевск, Мәскәү, Санкт-Петербург белгечләре дә катнаша

17 августтан Казанда балалар театрлары арасында “NEXT буыны” (“Киләчәк буыны”) белем бирү форумы башлана. Узган елда оештырылган әлеге чара фестиваль рәвешендә үткән иде.

Форум “Бала шәхесенең театр коллективында эшләү барышында үсеше” темасына багышлана.

Реклама

Дистанцион рәвештә үткәнлектән, форумда катнашучыларның географиясе дә шактый киңәйгән. Казан Яшь тамашачылар театрының педагог-оештыручысы Дарья Хуртина билгеләп үткәнчә, быел Ижевск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан белгечләр катнаша икән. Димәк, форум Бөтенроссия дәрәҗәсендә булачак. Сүз уңаеннан, анда катнашырга театрлардан 200 ләп кеше гариза биргән. Узган елгы фестивальдә исә 30 коллективтан 600 гә якын яшь артист катнаша алган иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: