Шәһри Казан

Кол Шәриф – Казанның иң популяр урыны

«Яндекс» Казандагы иң популяр истәлекле урыннар исемлегенең рейтингын төзегән.

Баксаң, туристлар иң күбесе Кол Шәриф мәчетен фотога төшерә икән. Икенче урында популярлык буенча Казан Кремле тора. Аннан кала туристларда Бауман урамы, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сарае, Петропавлов соборы, Казан мәчесе, Татарстанның Милли музее, Екатерина ll каретасы, Тукай мәйданы зур кызыксыну уята. Ә менә Шаляпин һәйкәле белән кызыксынучылар юк диярлек икән. Рейтинг әлеге истәлекле урыннарда төшкән фотолар саныннан чыгып билгеләнгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: