Шәһри Казан

Коронавирустан үлем-китем очраклары бер атна эчендә 20% ка кимегән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, коронавирустан үлеп китү очраклары бер атна эчендә 20% ка кимегән. 15-21 февраль эчендә дөнья буйлап әлеге чирне йоктыручылар саны 11% ка кимегән.

Белгечләр әйтүенчә, авыру инде алты атна рәттән кимүгә таба бара. Узган атнада 2 457 026 авыру йоктыру һәм 66 359 үлем очраклары теркәлгән. 21 февральгә 110 763 898 кешегә чир йоккан һәм 2 455 331 пациент терелеп китә алмыйча, вафат булган.
Төньяк һәм Көньяк Америкада (19% ка), Көнбатыш-Тын океан төбәгендә (9% ка), Ауропада (7% ка) һәм Көнчыгыш Урта диңгез буенда (7% ка) авыруларның кискен кимүе күзәтелә. Бу төбәкләрдә үлүчеләр саны 23% ка, 6%, 19% һәм 3% ка кимегән. Үлем-китем буенча Африкада (20%ка) һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә (6%ка) күрсәткечләр нык кимегән, дип хәбәр итә ТАСС.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: