16+

Суыклар башлангач, коронавирус йоктыру очраклары кимиячәк?

Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Пальцев сүзләренчә, суыклар башлангач, коронавирус йоктыру очраклары кимиячәк.

Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Пальцев сүзләренчә, суыклар башлангач, коронавирус йоктыру очраклары кимиячәк.

Язга тагын бер дулкын көтелә, әмма ул тынычрак булачак. «Парламент газетасы»на әңгәмәсендә академик шундый фикер җиткергән. “Эпидемиянең яңа дулкыны бара, авыручыларның саны арту теммпы язга караганда күбрәк. Суыклар башлангач, ул кимер дип уйлыйм. Язга исә тагын бер күтәрелеш була, әмма болай ук түгел. Ул вакытка нәтиҗәле  вакцина да барлыкка киләчәк”, - дигән ул.

Аныңча, яз көне карантинда утыру аркасында организмның хәлсезләнүенә, иммунитет төшүгә китерде. Шуңа да белгеч ял итәргә, йокларга һәм витаминнар эчәргә куша. “D3, Омега 3, C витамины (көненә 500-1000 миллиграмм), цинк тозы, эчегез. Бу коронавирус эпидемиясе вакытында бик тә мөһим. Табиблар әлеге комбинациянең авыру вакытында да нәтиҗәле булуын раслады, ягъни ул җиңел формада үтә”, - дип ул,битлек кияргә кирәклеге турында да искәрткән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading