16+

Көрәшчеләрне иң шәп турнирларның берсенә көтәләр

21-23 гыйнвар көннәрендә көрәшчеләрне Зәйдә көтәләр. Биредә соңгы елларда татарча көрәшнең матур бер чарасына әверелгән Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия турниры узачак.

Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион көрәш турниры соңгы елларда ил күләмендә оештырыла. Быел да ул “Яшьлек” боз сараенда үткәреләчәк. Аңа республика районнары көрәшчеләреннән тыш, илнең төрле төбәкләреннән спортчылар килер дип фаразлана.

Бәйге шартлары буенча ир-егетләр 60, 65, 75, 85, 90, 100, 130 кг.га кадәр һәм 130 кг.нан авыррак булган үлчәүләрдә бил алышачак. Яшь көрәшчеләрне дә көтәләр биредә. аерым алганда, 2008-2009 елларда туган яшьләр 36 һәм 40 кг.нарда көрәшәчәк, 2006-2007 елларда туганнар 50, 60 һәм 100 килоларда бил алышачак. 2004-2005 елларда туган яшҗләр исә 50, 55, 60, 65, 75 кг.лы категорияләрдә көч сынашачак.

Ярыш кагыйдәләре буенча, турнирда катнашучыларның коронавирус белән авырмавы турындагы белешмәсе булуы шарт. Ярышларда катнашу өчен көрәшчеләр 200 сум түләргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading