Кайнатма, тозланган әйберләрен подвалларда саклаганнары өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә штраф салырга мөмкиннәр.
Туклану продуктлары кимерүчеләрне һәм бөҗәкләрне җәлеп итә, ә температура уйнавы аркасында өй шартларында ясалган компотлар, тозланган әйберләр тиз бозыла. Болар барысы да антисанитариягә китерә. Ә торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән подваллардан үз белдеге белән файдаланган өчен административ җаваплылык каралган, дип кисәтә юрист Марат Гайнуллин.
Шулай ук, үз белдегең белән фатирның планировкасын үзгәртеп кору өчен штраф алырга мөмкин. Балконны кухня белән берләштерү моңарчы да законсыз иде. Моның өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Торак урыннарны яки җиһазларны бозган өчен, яки торак урыннарыннан тиешенчә файдаланмаган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкин. Әгәр дә торак йортта җиһазларны саклау өчен махсус урын билгеләнгән икән, биредә беркем дә сезгә бәйләнә алмаячак.
Моннан тыш, фатирда кибет яки хостел ачарга ярамый, моның өчен 1,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Комментарийлар