16+

“Максат – эшмәкәрләрнең бизнес алып бару шартлары турында мәгълүмат алуы”

Чараларның уңышлы узачагына ышаныч белдерелә.

Чараларның уңышлы узачагына ышаныч белдерелә.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы кысаларында уза торган халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумының максаты – илләр арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу, дип билгеләп үтте Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин чара уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.

– Безнең өчен төп юнәлеш – сәүдә-сәнәгать палаталары гына түгел, эшмәкәрләрнең дә теге яки бу илдәге үз партнерлары, бизнес алып бару, инвестицияләр кертү шартлары турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алуы һәм элемтәләр булдыруы. Бөтен илдә дә барлык сәүдә палаталары эшмәкәрләр өчен эшли. Без аларның теләкләрен истә тотып эшлибез, – диде ул. 

Форум программасына килгәндә, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы анда биш мәйданчык оештыра. Аларда бизнес һәм икътисадка караган, аерым алганда халыкара коммерция судлары, экология, гаилә бизнесы һәм башка темалар буенча дискуссияләр узачак, дип ассызыклап үтте спикер, чараларның уңышлы узачагына ышаныч белдереп. 

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга кирәклегенә басым ясады. Әлеге форум безгә алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading