Банкларның мошенниклар урлаган акчаларны кайтару бурычы турындагы канун үз көченә керде. Моннан чыгып, алданучылар саны кимереме?
Беренчедән, хәзер акча күчерүләрне яклау икеләтә көчәячәк. Күчергәндә кайбер эре суммалар блоклана, һәм банкка, беренчедән, бу синең акчаларың икәнлегенә дәлилләр китерергә, икенчедән, аларны башка кешегә, чыннан да, ирекле рәвештә күчерүең турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк.
Банк юнәлешендә эшләүче кайбер белгечләр белдергәнчә, әлеге канун үз көченә кергәч, мондый җентекле рәвештә күзәтчелек итү катлауланачак кына. Банкларга үз акчаларыннан кайтару отышлы түгел (гадәттә, еш кына мошенниклар хәйләләп урланган акчаларны алырга өлгерә). Шуңа күрә банк хезмәтләреннән кулланучылар арасында шик-шөбһә туган, кечкенә генә сумманы да күчерү зур проблемага әйләнмәсме.
Канун буенча, аферистларга күчерелгән акчаны гариза алганнан соң 30 көн эчендә банклар клиентка кайтарырга мәҗбүр булачак.
Әгәр акча клиентның ирекле ризалыгы булмыйча күчерелгән булса, димәк, кайтарылырга тиеш. Клиент акча күчерүгә ризалык биргән очракта да, әгәр «ачыктан-ачык алдау» күренсә, банк барыбер акча күчерүне ике көнгә туктатырга тиеш булачак. Кеше алдакчыларга капканын аңлый, шул ике көндә алдануын аңлау мошенникларга акча күчерүне туктатырга мөмкинлек бирә.
"Антифрод системасы" - банкларның транзакцияләрен алдау ихтималы дәрәҗәсенә бәяләү буенча чаралар комплексы. Аны куллану нәтиҗә бирер.
Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк. Уяу булырга, мошенникларны ашатмаска кирәк.
Комментарийлар