16+

МРОТ 35 мең сумга кадәр арттырылачак

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2030 елга минималь хезмәт хакын (МРОТ) 35 мең сумга кадәр арттырырга кушты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында басылган йөкләмәләр исемлегендә.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2030 елга минималь хезмәт хакын (МРОТ) 35 мең сумга кадәр арттырырга кушты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында басылган йөкләмәләр исемлегендә.

Документ текстында МРОТны тизрәк арттырырга кирәклеге ачыклана.

«2030 елга МРОТ үсешен узган елга билгеләнгән сумма белән чагыштырганда ике тапкырдан артык арттыруны тәэмин итәргә, аның күләме аена 35 мең сумнан ким булмаска тиеш», - диелә диелә Федераль Җыенга Юллама йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлегендә. 

Әлеге инициатива буенча беренче доклад 2025 елның март уртасына кадәр Президентка тапшырылырга тиеш. Җаваплы итеп Россия премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading