16+

Яңа Оборона министры мобилизация турында комментарий бирде

Россия Оборона министры вазифасына кандидат Андрей Белоусов Федерация Советында 14 майда чыгыш ясап берничә белдерү игьлан итте.

Россия Оборона министры вазифасына кандидат Андрей Белоусов Федерация Советында 14 майда чыгыш ясап берничә белдерү игьлан итте.

Үзенең чыгышында Белоусов Оборона министрлыгындагы эшләр белән таныша башлаганын әйтте. Беренче чиратта элекке вице-премьер Россия Кораллы көчләрен комплектлау төп мәсьәлә булып тора дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта мобилизация турында сүз бармый.

–  Сүз планлы чаралар турында бара, әмма шуңа да карамастан, бу процесс бара, биредә гражданнарны чакыру да, контракт мәсьәләсе дә мөһим, – дип ассызыклады Андрей Белоусов.

Моннан тыш, сугыш хәрәкәтләренең яңа ысулларын эшләргә кирәк, чөнки «дошман тиз өйрәнә». Шуңа бәйле рәвештә Россия армиясенә «укырга гына түгел», ә каршы яктан алдан барырга кирәк.

Шулай ук Россия Оборона министрлыгы башлыгы вазифасына кандидат хәрби белем бирүдә билгеле бер проблемалар тупланган дип саный.

Белоусов хәрбиләрне социаль яклау, акчалата түләүләр, торак белән тәэмин итү һәм медицина хезмәтләренең булуы беренче чираттагы мәсьәләләр дип саный.

Андрей Белоусовны Россия Оборона министрлыгының яңа башлыгы итеп Владимир Путин билгеләргә тәкъдим итә. 2012 елдан бирле ведомствоны җитәкләгән Сергей Шойгу Иминлек Советы секретаре булачак.

Белоусов элекке беренче вице-премьер булган. Элегрәк ул икътисади үсеш министры һәм Президентның икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифаларын биләгән. Кремль Белоусов кандидатурасын сайлауны «көч блогы икътисадын ил икътисадына кертү» кирәклеге белән аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading