Шәһри Казан

Олег Газманов «КАМАЗ»ны клипта төшергән (ВИДЕО)

Хәбәр иткәнебезчә, кичә "КАМАЗ" заводында йөк машиналары чыгарыла башлауның 40 еллыгына багышланган тантана узды. Завод хезмәтчәннәрен Илбашы Владимир Путин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан кала, Россиянең халык артисты Олег Газманов та котлады. Ул концертны цехта ук куйды. Баксаң, күптән түгел Газманов "Вперед, Россия!" җырына клип төшергән икән. Анда "КАМАЗ" сурәтләнгән...

Хәбәр иткәнебезчә, кичә "КАМАЗ" заводында йөк машиналары чыгарыла башлауның 40 еллыгына багышланган тантана узды.



Завод хезмәтчәннәрен Илбашы Владимир Путин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан кала, Россиянең халык артисты Олег Газманов та котлады. Ул концертны цехта ук куйды.

Баксаң, күптән түгел Газманов "Вперед, Россия!" җырына клип төшергән икән. Анда "КАМАЗ" сурәтләнгән кадрлар да урын алган.

- "КАМАЗ" - искиткеч машина, төркемебезнең кайчандыр шундый грузовигы да бар, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: