16+

Паркларда тиеннәр: йомшак җан ияләрен ничек һәм нәрсә белән тукландырырга?

Көз – паркларда ял итеп йөрү өчен менә дигән вакыт. Безнең һәрберебез көзге пейзажга сокланып йөргәндә, ягымлы йомшак мехлы җан ияләре – көннән-көн ризык табу кыенлык кичерүче тиеннәр турында да онытмый.

Көз – паркларда ял итеп йөрү өчен менә дигән вакыт. Безнең һәрберебез көзге пейзажга сокланып йөргәндә, ягымлы йомшак мехлы җан ияләре – көннән-көн ризык табу кыенлык кичерүче тиеннәр турында да онытмый.

Алар балаларга да, өлкәннәргә дә бик рәхәт тәэсирләр бирәләр. Ләкин шуны аңларга кирәк: без ашаган барлык ризыклар да аларга туры килми. Аларны сыйларга бирелгән ризык мөмкин кадәр табигый рационга туры килергә тиеш.

Аларны ашату өчен, Сезгә тулысынча ачык учларгызны агач кәүсәсенә якын китерергә һәм җиңелчә чакылдау тавышы белән чакырырга кирәк. Азыкны күрүгә, тиеннәр үзләре үк кәүсә буйлап йөгереп төшәчәкләр һәм аны сезнең кулыгыздан алырлар.

Тиеннәрне кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, тозсыз сало белән сыйларга, бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була.

Барлык ризыкларның да тозсыз булуы, шикәр яки башка хуш исле һәм тәмләткеч өстәмәләр булмавы мөһим.

Белешмә:

Кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре буенча тиеннәрнең саны тотрыклы һәм 5000 баш тәшкил итә. Аларны Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Арча, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Чирмешән районнары территориясендә очратырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading