16+

Пенсионерларга 13 нче пенсия түли башлыйлар?

Моңа бәйле закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары көзге сессиядә карарга ниятли. 

Пенсионерларга 13 нче пенсия түли башлыйлар?

Моңа бәйле закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары көзге сессиядә карарга ниятли. 

Көзге сессия вакытында Дәүләт Думасы депутатлары өлкән яшьтәге пенсионерларга 13 нче пенсия түләүгә кагылышлы закон проектын карарга планлаштыра. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Проектны "Справедливая Россия- За правду" фракциясе тәкъдим итәчәк. 
Хәбәрдән аңлашылганча, өстәмә пенсия елга бер тапкыр декабрь аенда түләнеләчәк. Моннан тыш, 70 яшькә җиткән пенсионерларның фиксацияләштерелгән иминият пенсияләрен ике тапкыр арттыру хакында да фикер алышу булачак. Хәзергә бу 80 яшькә җиткән пенсионерларга гына кагыла иде. 
Закон проектын тормышка ашыру өчен 654,8 млрд сум таләп ителәчәк, ди закон проекты авторлары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading