16+

Песков Татарстанга дроннар һөҗүме турында: Киев террорчылык активлыгын дәвам итә

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына Украина дроннары белән ясалган һөҗүмгә аңлатма биргән.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына Украина дроннары белән ясалган һөҗүмгә аңлатма биргән.

«Киев режимы үзенең террорчылык активлыгын дәвам итә. Без һәм хәрбиләребез, беренче чиратта, бу янауны юк итү өчен эшлибез», — дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе. Бу хакта ТАСС яза. 

2 апрель иртәсендә Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә БПЛА һөҗүм итте. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев пилотсыз аппаратлар НАТО илләре җиһазлары белән тулыландырылган дип белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, "Алабуга" зонасында 12 кеше зыян күргән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading