Реклама
Почта бүлекләренең эш сәгатен "Россия почтасы" мобиль кушымтасыннан карап белергә мөмкин.
"Россия почтасы" бүлекләре 1се, 2се һәм 7 гыйнвар көннәрендә эшләми. Ә 3, 4, 5 һәм 8 гыйнварда гадәти режимда хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
31 декабрьдә кебек, 6 гыйнвар көнне дә почта элемтәсе бүлекләрендә эш сәгате бер сәгатькә кыскартылачак.
Фото ntv.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз